+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 сентябрь 2019, 15:00

Давыл нәтиҗәләрен бетерүгә – 4 миллион сум

Башкортстанда көчле җил нәтиҗәләрен бетерүгә 4 миллион сум чамасы акча бүленде. Атналык оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин сөйләде.

Аның әйтүенчә, зыян күргән районнарның хакимият башлыклары биләмәләрне төзекләндерү буенча эшне якын арада башкарырга тиеш. Муниципалитетларга акча бүген үк җиткереләчәк.

Хөкүмәт вице-премьеры вазифасын башкаручы Борис Беляев, 19 сентябрьдә давыл нәтиҗәсендә 158 биләмәдә электр тәэминаты системасында җитешсезлекләр күзәтелде, 36 меңнән артык кеше зыян күрде, дип белдерде. Ике шәхси һәм күп фатирлы өч йортның, социаль һәм җитештерү тәгаенләнешендәге 18 бинаның кыегына өлешләтә зыян килде. Электр тәэминаты тәүлек эчендә җайга салынды, якын арада кыекларны ремонтлау тәмамланачак.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: