+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 сентябрь 2019, 13:38

«Кара күлмәкле ханым»

Туктаусыз яңгырлары, томаннары, җилле, күңелсез көннәре белән көз килде… Кәеф иртәннән үк төшенке — көннәр соры, күңел кояшы да балкымый… Төшенке кәефтән менә шулай әкрен генә депрессиягә кереп киткәнеңне сизми дә калырга мөмкинсең. Нәрсә соң ул сезонлы депрессия? Гомумән, ел вакытлары белән депрессия арасында бәйләнеш бармы?

Сезонлы депрессия дигәндә без күңел төшенкелеге белән бәйле психик халәтне күз алдында тотабыз. Бу халәт кәефсезлек, күңел төшенкелеге, рухи һәм физик торгынлык белән билгеләнә. Мондый психик тайпылыш, һичшиксез, табигатьтәге үзгәрешләр: сезон алышыну, көн яктылыгының сизелерлек кимүе, һава температурасының үзгәрүе, тирә-юньдә кышкы йокыга талу билгеләре белән бәйле. Билгеле булганча, тәүлекнең караңгы вакытында кешенең баш мие мелатонин дип аталган гормон бүлеп чыгара, ә ул исә йокы гормоны буларак организмга тынычландыручан йогынты ясап, хәтта апатия хәленә дә китерергә мөмкин. Нәкъ менә кояш яктысы җитмәү кешенең физик һәм акыл эшчәнлеген киметә, аны моңсу-пассив халәткә китерә. Шул халәтне без сезонлы депрессия дип атыйбыз да инде.


Депрессиягә каршы тору яки аннан чыгу юллары бармы соң? Бер танышым язгы депрессиядән котылу чарасы итеп эш урынында матур вазага алтын-сары әфлисуннар китереп куйган. Чыннан да, бик дөрес алым – алтын-сары төсләр хәзерге көннәрдә җитмәгән кояш нурларын алыштырырга сәләтле, ә әфлисун исе кәефне күтәреп, активлыкны арттырып җибәрә! Танышыма килгәндә – әфлисуннар вазадан бик тиз юкка чыккан, ә шулай да үзләренең төп вазыйфаларын үтәргә өлгергәннәр: аныкын гына түгел, әфлисуннар белән сыйланган хезмәттәшләренең дә кәефен күтәреп җибәргәннәр.


Ел фасыллары алышынган вакытта кеше организмы аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Ял һәм эш режимын дөрес оештыру депрессиягә каршы торырга булышыр. Йокы җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш, әмма артыгын йоклау да зыян гына китерә. Бер үк вакытта йокларга ятып, бер үк вакытта уяну стрессны киметә, шулай ук бик соң ятарга да кирәкми, ә иртә тору, киресенчә, яхшы гына. Йокы бүлмәсендә артык эссе яки артык салкын булмаска тиеш, ятар алдыннан бүлмәне җилләтеп алу йокыга тизрәк китәргә ярдәм итәр.

Гомумән, көзге соры көннәрдә үзеңә нинди дә булса күңелле сюрпризлар, кечкенә «бүләкләр» эшләргә онытмаска кирәк. Әйтик, кайберәүләр кибетләрдә йөреп стресс халәтеннән котыла, ә кемгәдер, якын кешесе белән серләшеп, кичке чәй өстәле артында утыру да җитә. Кинога, театрларга, һәртөрле тамашаларга бару да кәефне бик күтәрә.


Дусларыгыз, якыннарыгыз белән аралашып, кунакларга йөрешеп, үзегез дә кунаклар кабул итегез. Үз-үзең белән килешеп, үзеңнән канәгать булып, күңел тынычлыгы белән яшәү, гаиләдә, хезмәт-тәшләрең, дус-танышларың белән дустанә, тигез мөнәсәбәтләр саклау депрессиядән иң яхшы профилактик чара булып тора.


Депрессиянең сәбәбен эзләгез.

Алар, әлбәттә, күп булырга мөмкин: ару, талчыгу, стресс... Әмма чынлап торып казына башласагыз, төп сәбәпне барыбер тапмый калмассыз. Бер кәгазьгә теләкләрегезне һәм аларга ирешүгә ниләр комачаулавын языгыз – болай эшләгәндә проблеманың нидә икәнен аңлау күпкә җиңеләер.


Хобби табыгыз.

Кызыклы, мавыктыргыч шөгыль белән мәшгуль булу – ялыктырган бертөрлелектән качу өчен менә дигән юл. Чигегез, бәйләгез, рәсем ясагыз...

Яратмаган эштән котылыгыз.

Яратып башкарган эш кешегә көч өсти, киресенчә булганда, аны ала гына. Депрессияне күп вакыт хезмәт урынындагы проблемалар да китереп чыгара. Эшкә барырга аягыгыз тарт-мый икән, аны алыштыру җаен эзләгез.

Булган хәлләргә мөнәсәбәтегезне үзгәртегез.

Кагыйдә бик гади: килеп туган хәлне, вакыйганы үзгәртергә көчегездән килми икән, аңа карашыгызны үзгәртегез. Бу җиңел түгел, әмма җан тынычлыгы мөһимрәк. Беркайчан да күңелегезне төшермәгез.

Бертуктамый проблемагыз турында уйламагыз.

Кемдер хәлегезне белешә икән, сезгә ничек начар булуы турында лекция тыңлар өчен бирми бит ул соравын. Иң яхшысы, елмаегыз, сүзне уен-көлкегә борыгыз, әңгәмәдәшегезнең үз хәлләре белән кызыксыныгыз: аңа да күңелле булыр, сез дә проблемаларыгыз турында онытып торырсыз.

Таяныч булырдай кеше табыгыз.

Депрессия сезне тәмам чолгап алганын сизәсез икән, бу хәлләрдән котылырга ярдәм итәрлек кеше эзләгез. Дус-ишләрегездән, хезмәттәшләрегездән берәрсе киңәш яки үгет-нәсыйхәт белән булышмый калмас.

Шәхес буларак үсегез.

Ни генә булса да, алга таба карап яшәмичә ярамый. Һәм бар булмышыңнан яхшырак булырга тырышырга кирәк! Шуның өчен дә, «теләмим»нәрне читкә куеп, үз-үзегезне үстерү белән шөгыльләнегез: китаплар укыгыз, күргәзмәләргә йөрегез,

яңа кешеләр белән танышыгыз...

Ашау рационыгызны үзгәртегез.

Депрессия вакытында күп итеп яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә. Һәрхәлдә, менюда С, В группасы витаминнарына һәм магнийга бай ризыклар булсын (гөл-җимеш, кәбестә, шалкан, сыра чүпрәсе, кунжут төше, карабодай һәм тары боткалары). Итнең майсызрагын – тавык яки күркә итен ашарга тырышыгыз. Татлыдан бөтенләй баш тарту дөрес булмас – шоколадны рационыгызда калдырыгыз, әмма «кырку»ын (какао кимендә 75% булганын). Үләннәрдән сары мәтрүшкә, бөтнек, мелисса, мәтрүшкә, валериана, боярышник файда китерер. Аларны кайнатма итеп кенә түгел, ә бәлки, тәмләткеч итеп, ашларга салып та кулланып була.

Римма Шамуратова хәзерләде.






Читайте нас: