+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 сентябрь 2019, 09:07

Путин журналистларны котлады

РФ Президенты Владимир Путин Сочи шәһәрендә барган “Вся Россия-2019” журналистика фестивалендә катнашучыларны һәм кунакларны котлап телеграмма җибәргән.

Фестиваль 21-27 сентябрьдә үтә. Ил башлыгы Русия матбугатының илне үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үткән. Телеграмманы Кремльнең рәсми сайтына элгәннәр.


“Күп еллар үтүче форумның көн тәртибе гел актуаль, бай, - дигән президент. – Ул бөтен Русиянең хәбәрчеләрен, күзәтүчеләрен, мөхәррирләрне, җитәкчеләрне берләштерә. Форумда журналистика эшчәнлеге, шулай ук төбәк матбугатының хәле, аны үстерү юллары турында фикер алышырга була”.

Путин әйтүенчә, бүген матбугат чаралары иҗтимагый контрольнең механизмы булып тора, власть белән гражданнар арасындагы күпер ролен ныклы үти. Мондый җаваплы позиция кешеләрне борчыган проблемаларны хәл итүдә зур ышаныч булып тора. Кешеләр зур кызыксыну белән социаль проектларда катнашалар, ди ул.


#ВладимирПутин

Читайте нас: