+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 сентябрь 2019, 08:53

Укучылар түрә һәм эшкуар булырга өйрәнә

Укучылар белән очрашуга министрлык хезмәткәрләре һәм эшкуарлар килгән иде.Бу чара Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары башлангычын тормышка ашыру юнәлешендә башкарыла.

Уфаның инновацияле эшкуарлык йортында 10-11 сыйныф укучыларының “Министр белән ачык дәрес” проекты кысасында очрашуы узды. Анда Уфа, Кырмыскалы һәм Иглин районнары укучылары катнашты.

Укучылар белән очрашуга министрлык хезмәткәрләре һәм эшкуарлар килгән иде.

Очрашуда катнашкан Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Наталья Полянская үзенең хезмәт уңышлары белән бүлеште, чиновник эшенең авырлыгы, вакыт тыгызлыгы турында сөйләде.

Башкортстанның мәгариф министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин үзенең һәм балаларының тормышы турында сөйләде. Имтихан чорында балаларның эмоциональ стабильлегендә ата-аналарның урыны турында фикерләре белән бүлеште. Укучылар министр урынбасарына БДИдагы яңалыклар, биш көн укуга күчү һәм үзләрен борчыган башка сораулар бирделәр.

“Экзит” ширкәте җитәкчесе Илнур Ногманов эшкуарлыкка керешүнең башлангыч чорындагы авырлыклар турында сөйләде.

“Башавтодор” генераль директоры киңәшчесе Людмила Крюкова һөнәр сайлаудагы психологик каршылыкларга тукталды.

Уфа дәүләт нефть-техник университетының проект офисы җитәкчесе Руслан Мәҗитов уку йортындагы яңалыклар, инновацияләр турында сөйләде. Ул шулай ук укуга керү тәртипләре белән дә таныштырды.

Очрашуны Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы оештырды. Анда һәрдаим укучылар министрлыклар вәкилләре һәм эшкуарлар белән очрашачак. Әлеге программа 9-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән. Укучылар мәктәптә икътисад фәненнән башлангыч белем алганда гаилә, мәктәп, төбәк алдында торган проблемалар белән таныша һәм новатор буларак, аларны чишү юлларын да тәкъдим итә ала. Әлеге проект киләчәктә инновацион фикер йөртүче, үзенең хезмәте белән җәмгыятькә файда китерү турында да уйлау сәләтенә ия балалар үстерүгә юнәлтелгән.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин

Читайте нас: