+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 сентябрь 2019, 14:00

Без сүнсәк тә, безнең яктылыктан арта бара аның яктысы

Миякә районында авылларны төзекләндерү, тәртипкә китерү, яшелләндерү, юллар төзү уңышлы бара. Быел район үзәге Кыргыз-Миякәдә Геройлар скверына капиталь ремонт үткәрелде. Советлар Союзы Геройлары Миңнегали Гобәйдуллин, Иван Максимча, Мансур Абдуллиннарның бюстлары яңартылды, фонтан ачылды, заманча яктырту җиһазлары урнаштырылды. Шулай ук быелгы җәйдә Үзәк мәдәният һәм ял паркына капиталь ремонт башланды. Әфган сугышында һәлак булган якташ яугирләргә багышланган һәйкәл яңартылды.

Сентябрь башында Галләнур Бохаров исемендәге мәдәният һәм ял паркы ачылды. Парк төзелеше җирле башлангычларга ярдәм итү программасы кысаларында тормышка ашырылды. Әлеге программа буенча 5 миллион сумлык эш башкарылды. Парк проектының авторы Миякә районы хакимияте башлыгы Ришат Актуганов.

25 август — Җәлилчеләрне искә алу көне. Быел бу фаҗигале вакыйгага 75 ел булды. Тумышы белән Миякәдән булган Галләнур Бохаровка һәйкәл ачылу да символик әһәмияткә ия. Бюстның авторы — Владимир Дворник.

Галләнур Бохаров 1916 елның 15 июлендә Миякә районы үзәгендә туган. Финанс хезмәткәре булган. 1937 елда Казанда дәүләт банкының җаваплы хезмәткәрләренең белемен күтәрү өлкәара курсларын тәмамла­гач, туган авылына кайтып эшләгән.

1940 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм полк мәктәбен тәмамлый. Галләнур Бохаров өчен сугыш Латвиянең Даугавпилс шәһәрендә башлана, ул анда взвод командиры булып хезмәт итә. Сугыш вакытында немец әсирлегенә эләгә. Әсирлектә үзен Сәлим Бохаров дип атый.

“Идел-Урал” легионында аны шушы исем астында белгәннәр. 827 нче батальонның 4нче ротасы взвод командиры була. Гайнан Кормашев һәм Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешмага кереп, 827нче батальонда фашистларга каршы актив эш алып бара, аны үзебезнекеләр ягына күчәргә әзерли.

Яшерен оешма җитәкчелеге белән Фуат Сәйфелмөлеков аша элемтәдә тора. 1943 елның августында гитлерчылар безнекеләрнең яшерен оешмасы эзенә төшә. Сорау алулар һәм җәзалаулардан соң, 1944 елның 25 августында җәлилчеләр үлемгә дучар ителә.

1990 елның 5 маенда СССР Президенты М. Горбачевның “Яшерен антифашистлар төркемендә актив патриотик эшчәнлек һәм шул ук вакытта ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен” указы белән кормашлылар-җәлилчеләр үлгәннән соң I дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнәләр. Сәлим Бохаров исеме Казандагы Муса Җәлил һәйкәле янында барельефта башкаларның исемнәре белән янәшә күрсәтелгән.

Туган җирләренең героена һәйкәл ачу миякәлеләр өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә, бу көнне мәйданга яшьләр дә, өлкәннәр дә бердәм килде.

Стәрлетамак иҗатчыларыннан бүләк булып мәйданда Бохаровка багышланган “Унбер нур” дигән шигырь яңгырады.

Киләчәк буын тыныч күк астында яшәр өчен үз гомерләрен аямаган һәрбер солдат, офицер, генерал­ларның исеме безнең күңелләрдә һәрвакыт яшәргә, онытылмаска тиеш!

Зөһрә ИСЛАМОВА,

Ким САДЫЙКОВ.

Миякә районы.
Читайте нас: