+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 сентябрь 2019, 09:03

Сәламәтлек саклауга чыгымнар ике тапкырга артачак!

Шушы көннәрдә Русия Президенты Владимир Путин Премьер-министр Дмитрий Медведев белән очрашты. Сүз алдагы өч елга ил бюджетын формалаштыру турында барды.

Дмитрий Медведев билгеләвенчә, 2020-2022 елларда гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга 7 триллион сум чамасы акча бүленергә тиеш. Чыгымнарның иң зур өлешен социаль өлкә тәшкил итә. Аерым игътибар сәламәтлек саклау өлкәсенә бүленә. Әгәр 2019 елда сәламәтлек саклауга бюджеттан 160 миллиард сум бүленсә, 2020 елда бу сумма 320 миллиард сум тәшкил итәчәк. Демографиягә һәм мәгарифкә бүленгән акчалар 20 процентка артырга тиеш. Фәнне һәм экологик программаларны финанслау да 50 процентка артачак.


Русия Президентының Федераль Җыелышка Юлламасына ярашлы, 2020 ел бюджетына бала тууыны арттыру, балалы гаиләләргә ярдәм итү, аларның матди хәлен яхшыртуны максат итеп куйган акчалар салынган. Беренчедән, бу – 1,5 – 3 яшьлек балалары булган гаиләләргә ай саен акчалата ярдәм күрсәтү. Икенчедән, Урал һәм Себер федераль округларында яшәп, өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ай саен акча түләү. Бу төбәкләргә аерым игътибар бүленүнең сәбәбе аларда демографик хәл катлаулы булуы белән аңлатыла.


Русия Президенты Хөкүмәтне ил бюджетын формалаштырганда үзәккә гади халык мәнфәгатьләрен куярга чакырды.


#ВладимирПутин


Читайте нас: