+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 сентябрь 2019, 19:51

"Сестренка" фильмы Гран-прига лаек булды

Ялтада «Евразия күпере» фестиваленең Гран-при бүләгенә Александр Галибинның «Сестренка» фильмы лаек булды.Ул «Иң яхшы уен фильмы» номинациясендә Гран-прига лаек булды. Бүләкләү тантанасы кичә Ливадия сараенда узды.

«Евразия күпере» Халыкара кинофестивале Ялтада 20-24 сентябрьдә узды. Жюрига быел режиссер һәм актер Кирилл Плетнев, актриса Ольга Кабо, француз режиссеры һәм сценаристы Хәмид Бенамра, болгар режиссеры һәм шагыйрә Майя Вапцарова, испан кино сәнгате белгече, кыска метражлы фильмнар фестивале директоры Хайме Ногуэра, Пусанда балалар һәм үсмерләр кинофестивале программалары кураторы Анджела Ли керде.

Хәбәр итүебезчә, М. Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча хәрби драманы төшерү белән Русия Мәдәният министрлыгы һәм М. Кәрим исемендәге Фонд ярдәме белән «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе шөгыльләнде. Фильмның дистрибьютеры - Walt Disney Studios Русия бүлекчәсе. Русия прокатына картина 19 сентябрьдә чыкты. Аның премьерасы Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган.
Читайте нас: