+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 сентябрь 2019, 18:29

Урал аръягында БДМУның филиалын ачу хакында сүз булды

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, БДМУда үткән «Сәламәтлек сәгате» киңәшмәсендә Урал аръягында Башкорт дәүләт медицина университетының филиалын ачарга тәкъдим итте.

«Без әзер. Сезнең күрсәтмәләрне генә көтәбез», – дип җавап бирде вуз ректоры Валентин Павлов. Аның белдерүенчә, быел уку йорты 1300 табиб әзерләп чыгарган. Статистика буенча, 2024 елда монда 6 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарылырга тиеш. Ике елдан беренчел звенода табибларга кытлык проблемасын хәл итү планлаштырыла. Ә биш елдан исә төбәк сәламәтлек сагы системасында кадрларга кытлыкны тулысынча бетерү күзаллана.


Валентин Павлов әйтүенчә, алты ел укыганнан соң студентларның күбесе ординатурага китә, 500дән артык чыгарылыш студенты илнең башка вузларында укуын дәвам итүне хуп күрә, 300ләбе терапевт һәм педиатр булып эшкә урнаша. Якынча 10 проценты һөнәреннән читләшә ( декрет ялына, хәрби хезмәткә китә һ.б) һәм, кагыйдә буларак, кабат әйләнеп кайтмый.


Республика башлыгы район башлыкларын ординатура тәмамлаучылар белән тыгызрак эшләргә чакырды. «Муниципалитет җитәкчеләре райондагы медицина учреждениеләренә үзләренең студентларын эшкә җәлеп итүгә җитди карарга тиеш», – диде ул. Практикага килгән ординаторларны 50 мең эш хакына эшкә урнаштыручы Баймак һәм Бәләбәй шәһәре тәҗрибәсен мисалга китерде.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: