-10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 сентябрь 2019, 09:11

Владимир Путин матбугат чаралары турында фикерен әйтте

Путин массакүләм-мәгълүмат чаралары халыкның социаль һәм иҗтимагый әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга омтылышын арттыра дип саный.

Россия Президенты Владимир Путин "Бөтен Россия - 2019" фестивале кунакларын сәламләде һәм хакимият белән гражданнар арасындагы мөнәсәбәтләрдә массакүләм-мәгълүмат чаралары тоткан урынның мөһимлегенә басым ясады. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
"Бүген массакүләм-мәгълүмат чаралары җәмәгать контроленең нәтиҗәле механизмы булып хезмәт итә. Алар гражданнар һәм хакимият арасында турыдан-туры диалогны активлаштыра. Аның вәкилләрен эш буенча гына нәтиҗәле тәнкыйтьләп калмыйлар, файдалы инициативаларны оештыручы да булып торалар", - диелә Путинның Кремль сайтында чыккан сәламләвендә.
Президент "мондый конструктив, җаваплы позиция җирле үзидарә органнарына, идарәчеләрнең төбәк командаларына кешеләрне борчыган проблемаларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә ярдәм итә", дип белдергән.
Моннан тыш, Путин массакүләм-мәгълүмат чаралары халыкның социаль һәм иҗтимагый әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга кушылырга теләвен һәм омтылышын арттыра дип саный.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: