+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 сентябрь 2019, 19:14

Үз агачыңны утырт!

Республика көне алдыннан "Яшел Башкортстан" республика акциясе үтәчәк. Бу көнне карагай, чыршы, каен, юкә, каштан, карама, тирәк кебек эре агачлар һәм гөлҗимеш, миләш, спирей куаклары утырту планлаштырыла.

Тәүге акция быел апрельдә үтте. Чарада республиканың барлык муниципалитетларыннан 160 меңнән артык кеше катнашты. 164 тематик аллея булдырылды, 109 меңнән артык агач һәм куак утыртылды.


Республиканың район һәм шәһәрләрендә акцияны уткәрү өчен майданчыклар әзерләнәчәк, туфрак һәм ашламалар китереләчәк. Тирә-якны яшелләндерү акциясендә теләге булган һәркем катнаша, үзенең агачын утырта ала.


Аерым игътибар агачларны утырту тәртибенә, шулай ук аларны кышкы чорда тәрбияләүгә бүленәчәк.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: