Бу көнне зур үсәргә өлгергән нарат, чыршы, каен, юкә, каштан, пирамидаль тополь агачлары, гөлҗимеш, миләш, спирея куаклары утыртылачак.
Барлык шәһәр һәм авылларда 5 октябрьгә кадәр акция үткәрү өчен тәгаенләнгән мәйданнар, утырту материаллары һәм ашламалар әзерләнәчәк. Агачларны дөрес утырту кагыйдәләре сакланачак, аларны тәрбияләү кышын да дәвам итәчәк. Бу көнне теләгән һәр кеше акциядә катнаша һәм үзенең агачын утырта ала.