-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 сентябрь 2019, 11:31

Авыл тренерына күпме түләячәкләр?

Авыл җиренә кайтып эшләүче табибларга, укытучыларга акчалата түләүләр каралганын беләбез. Күптән түгел “Авыл тренеры” дигән проект та башланачак, дип ишеттек. Шул дөресме? Әгәр хак сүзләр икән, белгеч-тренерга күпме түләячәкләр?

Әйе, Башкортстанда “Авыл тренеры” проектына 60 миллион сумнан күбрәк акча бүленәчәк. 2020 елда Башкортстанда республика башлыгы Радий Хәбировның сентябрь указы кысаларында «Авыл тренеры» проекты башлана, дип хәбәр итә республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры вазифасын башкаручы Руслан Хәбибов.


“Республиканың 56 муниципаль берәмлегендә проектны гамәлгә ашыра башлыйбыз. Бүген авылларда 130 тренер җитешми. Башкортстанның 200 мәктәбендә “Спорт көрәше – мәктәпләргә” программасын кертүне исәпкә алганда, бу зур сан.


Руслан Хәбибов әйтүенчә, авылдагы спорт мәктәбенә эшкә кайткан һәр тренерга муниципалитет билгеләгән чорда эшләү шарты белән бер тапкыр 600 мең сум акча түләнәчәк.

Читайте нас: