Ул Мәгариф министрлыгы белән берлектә балалар учреждениеләре өчен махсус программа эшләнәчәге турында әйтте. Шуңа ярашлы, чүп-чарны аерым җыю өчен тәгаенләнәчәк төсле контейнерлар һәм урналар урнаштырылачак.
Ведомство бу җәһәттән үзе дә алдынгы үрнәк күрсәтә: Урал Искәндәров әйтүенчә, чиновник-экологлар коры һәм юеш чүп-чарны аерым җыюны керткәннәр дә инде. Җыелган кәгазь пресслана, капларга салына һәм эшкәртүгә китә.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/ekologiya/bakchadan-uk-yr-t-ch-kl-r/