+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 сентябрь 2019, 08:49

Ике көндә ике түгәрәк өстәл

Уфаның “Кроун плаза” кунакханәсендә “Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе” акционерлар җәмгыяте сессиясе узды.

Уфаның “Кроун плаза” кунакханәсендә “Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе” акционерлар җәмгыяте сессиясе узды. Аны ачып Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Римма Бойцова эшкуарлыкның һәм сессиядә каралачак мәсьәләләрнең актуальлеген ассызыклады.
Сессиянең беренче көнендә “Шәхси һәм кече эшкуарлыкка лизинг ярдәме” темасына түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәлдә Башкортстанда кече эшкуарлыкка 760,9 миллион сумлык лизинг ярдәм күрсәтелүе билгеләнде.
Әлеге вакытта 20,7 миллион сумлык 2 проект каралу хәлендә.
Сессиянең икенче көнендә “Экспортерлар өчен нәтиҗәле коммуникация” дигән темага семинар узды. Анда мәсьәләләрне ике яклы хәл итү логикасы, дебатлар, презентация уздыру тәртипләре турында сүз барды. “Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе” акционерлар җәмгыяте сессиясе Русия Президенты Владимир Путинның “Май указдары”на таянып кабул ителгән гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру юнәлешендә оештырылды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://tulpar.rbsmi.ru/upload/iblock/f9e/f9e08b467a96e8096bb4c71f84434ba7.png
Читайте нас: