+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 сентябрь 2019, 10:37

Кушнаренкода “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды

Алар гимназия һәм 1нче мәктәп базасында оештырылган. Бүген бөтен ил буенча “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләрен ачу марафоны узды. Идел буе федераль округы исеменнән Кушнаренко районы катнашты.

“Үсеш нокталары” илнең 50 төбәгендәге 2049 авыл мәктәбендә ачылды. Матди-техник база һәм җиһазлар сатып алуга федераль бюджеттан агымдагы елда 3,8 миллиард сум акча бүленде. Биш елдан соң илдә шундый ук 16 мең үзәк эшләргә тиеш.


Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Үсеш нокталары”нда эшләү өчен җәен 2,5 меңнән артык авыл педагогы илнең 21 төбәгендә «Кванториум» балалар технопарклары челтәре базасында белемнәрен камилләштерде. Курсларда аларга яңа белем бирү технологияләре турында сөйләделәр, заманча җиһазлар белән эшләү күнекмәләренә өйрәттеләр. Моннан тыш, 11 мең укытучы онлайн режимда әзерлек эшләре алып барды.


Башкортстанда 133 “Үсеш ноктасы” ачылды. Кушнаренко гимназиясе һәм 1нче мәктәп базасында ике үзәк оештырылган. “Үсеш нокталары"нда технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары һәм шахмат, медиа һәм коворкинг өчен мәйданчык эшли.
Читайте нас: