+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 сентябрь 2019, 09:03

Санлы телевидениегә күчәбез

14 октябрьдә Башкортстан санлы телевидениегә күчәчәк. Бу турыда Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Санлы телевидение сигналы булмаган территорияләр исемлегенә барлыгы 1 259 торак пункт кергән. Бу, барыннан да элек, төбәкнең катлаулы рельефы белән бәйле. Йортларны тикшерү нәтиҗәләре 70 799 йортның 25 882сендә санлы телевидениене карый алу мөмкинлеге булмавын күрсәткән иде. Ел башыннан шуларның 24 477се тоташтырылган.
Республикада яшәүче 7 меңнән артык кеше дәүләт ярдәменнән файдаланды. Юлдаш җиһазлары 5 меңнән артык йорт хуҗалыгында урнаштырылган. Санлы кушымталар алу өчен 1723 кеше компенсация алган.
Радий Хәбиров халыкка санлы телевидениегә күчү турында хәбәр итү эшен көчәйтергә кушты.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, районнар җитәкчелегенә ике атна дәвамында авыл биләмәләре башлыклары белән киңәшмәләр үткәрергә, санлы телевидениегә күчү, янгын хәбәрчеләре урнаштыру һәм легаль булмаган хәмергә каршы көрәш мәсьәләләрен көн тәртибенә кертергә кушты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/bba/bba2430e0506bf60bed0ee53887755a4.jpg
Читайте нас: