+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 сентябрь 2019, 14:29

Уфада бизнес-форум ачылды

Уфада ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнесының бишенче форумы старт алды. ШОС һәм БРИКС бизнес-форумында 30 илдән 2500дән артык вәкил катнаша. Форумның программасын һәм, гомумән, аның турындагы барлык мәгълүматны sco-brics.ru сайтында табырга була.

Форум кысаларында 18 эшлекле секция узачак, делегатлар кече һәм урта бизнесны үстерү һәм аларга ярдәм итү, туризм, яшьләр эшкуарлыгы, санлы технологияләр мәсьәләләре буенча фикер алышачак.


Секцияләрдә катнашучылар эшкуарларның төп хаталарын, инвестицияләрне җәлеп итү механизмнарын, бизнес алып баруны кыенлаштыра торган проблемаларны хәл итү юлларын караячак, Русия һәм чит ил кече һәм урта бизнес предприятиеләренең иң уңышлы проектлары белән танышачак.


ШОС һәм БРИКС илләре бизнес-форумының төп вакыйгасы федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләре, экспертлар һәм чит ил делегацияләре вәкилләре катнашлыгында пленар утырыш булачак.


Форумда ШОС һәм БРИКС илләрендә катнашучы илләрнең кече һәм урта бизнес вәкилләренең халыкара күргәзмәсе дә эшләячәк.
Читайте нас: