+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 сентябрь 2019, 09:14

Владимир Путин Венесуэла делегациясен кабул итте

Русия Президенты кичә үзендә Венесуэла делегациясен кабул итте. Кремльгә Мадуро әфәнде килеп төште. Ә без алдан бу очрашуны белә идек инде.

Дәүләт башлыклары хезмәттәшлек турында әңгәмә корды.


Владимир Путин әйтүенчә, соңгы айларда товар әйләнеше күләме 10 процентка арткан. Аеруча авыл хуҗалыгы продукциясе белән алмашу яхшы бара.


- Мы считаем, что это очень важно с учётом непростой ситуации, в которой оказалась Венесуэла в связи с внешним давлением. Поэтому мы можем рассматривать эту часть нашего взаимодействия даже как своего рода гуманитарное сотрудничество, поскольку эта продукция прямо связана с благосостоянием людей, с реализацией их прямых потребностей в продовольствии, - дип белдерде безнең Президент.


Русия Венесуэлага медицина тармагында да булышлык итә: дарулар сатабыз. Тиздән 1,5 миллион доза кизүгә каршы вакцина чыгарырга күзаллап торабыз икән.


Русия бу илнең икътисадына дүрт миллиард доллар инвестиция салган. Хәрби өлкәдә дә хезмәттәшлек бара.


Николас Мадуро үз чиратында безгә килүенә шатлануын белдерде. Бергә теләсә кайсы каршылыкны да җиңеп чыгачагыбызны да әйтте.

Быелгы бәйләнешләргә нәтиҗә ясау уңаеннан караганда, бу очрашуның мөһимлеген дә телгә алды.


Кыскасы, венесуэллылар үзләрен Мәскәүдә комфортлы тоя һәм һәрчак теләп киләләр. Мөгаен, хезмәттәшлекнең яңа проектлары да гамәлгә ашырыла башлар.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: