+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 сентябрь 2019, 12:06

Җылылык өчен яңача түли башлаячакбыз

Республика Хөкүмәте карарына ярашлы, 1 октябрьдән җылылык өчен түләү ысулы үзгәрә.

Шушы көннән төбәк халкы җылылыкны күпме куллана, шулкадәр, ягъни елның җылылык бирелгән сигез аенда гына түләячәк. Ә моңа кадәр бу сумманы бер елга бүлеп салалар иде.— Ягу сезонында гына түләүгә күчү кешеләргә гомумйорт исәпләү приборлары күрсәткечләренә бәйле кулланган җылылык өчен түләргә мөмкинлек бирә, — диде торак-комуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Шәңгәрәев. — Мондый приборлар белән җиһазландырылмаган йортларда акча норматив буенча исәпләнәчәк.
Көзге-кышкы чорда түләүләр артачак. Аның урынына җәен түләргә туры килмәячәк. Гомумән алганда, шушы яңалыкка бәйле, ягу чорында бөтен хезмәтләр җыелмасы, шул исәптән җылылык өчен, “квартплата” 19-20 процентка арта. Ә бер елга бүлеп салганда “квартплата” артырга тиеш түгел.
Түләүләр халык өчен ачык һәм аңлаешлы булачак, ел йомгаклары буенча аларны корректировкалау таләп ителмәячәк, бу исә гражданнарда күп сораулар тудырган яңадан исәпләүләр (перерасчет) булмаячак дигән сүз. Быел октябрьгә, ягу сезонына кадәр халык бертөрле (элеккечә) түләгән өчен 2020 елның беренче кварталында яңадан исәпләү үткәреләчәк.
Яңа ысул белән түләү квитанцияләре октябрьдә үк килә башлаячак. Исәпләү 23 сентябрьдән башлана.
Гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм түләүләр артуга карап түләнәчәк. Гражданнарның түләүләре арткан саен, ташламаларны исәпләү өчен кулланылган торак-коммуналь хезмәтләр хаклары стандартлары да арта.
2017 елның 1 октябреннән җылылык буенча шушындый түләү ысулына Бакалы, Дәүләкән, Илеш, Кыйгы районнарында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр күчте. Түләү мәсьәләләре буенча алардан шикаятьләр килмәгән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/d0f/d0f3aa94b3010e5745c4aee01ada494d.jpg
Читайте нас: