* 2 аш кашыгы шикәр комы;
* 1 бал кашыгы чәй содасы;
* 2 аш кашыгы үсемлек мае;
* коймакларны майлар өчен: сары май (топленое масло).
1. Кефир белән сөтне савытка салып җылытабыз. Кайнар булмасын, җылымса гына булсын. Аннары шунда ук йомырка, шикәр комы, тоз, чәй содасы өстәп, әйбәтләп туглыйбыз.
2. Иләнгән он кушып, төерләре калмаслык итеп әйбәтләп туглыйбыз. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Аннары, камыр кабарсын өчен, аны бер ярты сәгатькә куеп торабыз.
3. Камыр күпереп өлгергәч, табада ике яклап кыздырабыз.
4. Табадан алгач, һәрбер коймакны сары май белән майлыйбыз.