Эксперт сүзләренә караганда, йөкләнешнең артык күп булуы укучыларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Хәзер ата-аналар һәм мәктәп укучыга артыгы белән белем бирергә тырыша, әмма моның сәламәтлеккә зыян китерүе турында уйлап бетермиләр.
Белгеч сүзләренә караганда, заманча педагоглар сәламәт тормыш алып бару кагыйдәләрен белергә һәм аларны балачактан ук тәрбияли башларга тиеш.
Марьяна Безруких билгеләвенчә, хәзер укытучылар баланың үсешенә һәм сәламәтлегенә йогынты ясаучы мәсьәләләр буенча әзерлекле түгел. Безгә бу хәлне үзгәртергә кирәк, ди эксперт.