+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 сентябрь 2019, 22:37

Октябрь җылы килмәкче ди...

Көз никадәр сюрпризлар белән башланмасын, Башгидромет фаразлары буенча, республикада октябрь ае җылы булачак.

Һава температурасы гадәттәге күрсәткечләрдән +2... +4 градуска югарырак булмакчы. Яңгырлар да урыны-урыны белән генә явачак диләр синоптиклар.

Республика гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, Башкортстанда һава шартлары тиздән әйбәтләнә башлый, салкыннар акрынлап артка чигенәчәк.


Яллар исә салкын һәм карлы көтелә. Күпчелек районнарда яңгыр һәм юеш кар явачак, юлларда бозлавык булуы ихтимал.

30 сентябрьдә, дүшәмбе көнне, һава температурасы җылына башлаячак. Термометр баганалары көндез +6... +11 градускача күтәреләчәк. Явым-төшем ихтималы да кимиячәк.

Читайте нас: