+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 сентябрь 2019, 11:31

Республика көне алдыннан «Яшел Башкортстан» акциясе узачак

5 октябрьдә Башкортстанда «Яшел Башкортстан» агач һәм куаклар утырту акциясе планлаштырылган. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә вице-премьер вазифаларын башкаручы – республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.

Быел апрель аенда узган беренче акция барышында 109 меңнән артык агач һәм куак утырту оештырылды, анда 160 меңнән артык кеше катнашты, Уфада гына да 2,5 меңнән артык яңа үсенте утыртылды.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, үткәрелә торган чара турында максималь рәвештә киң мәгълүмат белән тәэмин итү мөһим.
«Яшел Башкортстан» акциясе агач утырту гына түгел, мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү максатын куя. Шуңа күрә аның мәгънәсен һәм бурычларын, шулай ук мәйданчыкларның адресларын халыкка җиткерү мөһим», – диде Радий Хәбиров.
http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: