+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 октябрь 2019, 09:12

Владимир Путин җеназага барды

Русия Президенты билгеле дәүләт эшчәнлеген соңгы юлга озатуда катнашты.

30 сентябрь Франциядә милли мәтам көне игълан ителде - 26сында элекке Президент Жак Ширак вафат булган иде.


Владимир Путин җеназада катнашты. Мәрхүм белән хушлашу Париждагы Сен-Сюльпис соборында узды.

Анда Европаның бик күп дәүләте президентлары, Иордания короле, Монако кенәзе, Люксембургның Бөек герцогы да булды.


Траур церемониясе узгач, Владимир Путин Франция Президенты Эммануэль Макрон белән бераз сөйләшеп алды.

Жак Ширакка 86 яшь иде. Вафатын ишеткәч тә, Русия башлыгы аның гаиләсенә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән иде.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: