-13 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 октябрь 2019, 09:16

Булмас димә: Татарстанда тавык «Аллаһ» дип язылган 9 йомырка салган

Соңгы вакытта мондый хикмәтләр турында еш ишетәбез. Моны безгә Аллаһы Тәгаләнең бер ишарәсе итеп кабул итәргәме? «Кабан арты» мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшиннан шул турыда фикерен сораштык. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=26685

– Бу дөньяда күрә, ишетә һәм фикерли белүчеләр өчен гыйбрәт алырдай нәрсәләр гаять күп. Дөньялыкта Аллаһы Тәгаләнең Үзен күрү бер кешегә дә насыйп булмаса да, Аның барлыгын, берлеген, чиксез кодрәтен һәм бөек хикмәтен һәркем күрә ала. Шуңа күрә Раббыбыз Коръәндә «намаз укыгыз», «ураза тотыгыз», «игелек кылыгыз» кебек төп әмерләр белән бергә тирә-юньгә күз салырга, табигатьне өйрәнергә, җир-күкләрне күзәтергә чакыр­ды. «Кешеләргә: күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләргә карагыз! – дип әйт» (Коръән. 10:101), «Кеше үзенең нәрсәдән бар кылынганын карасын» (Коръән. 86:5), «Кеше үзенең ашаган ризыгына баксын!» (Коръән. 80:24)... Аллаһы каршында кешеләрнең иң яманы күзләре булып та, сукыр булучылар, колаклары булып та, ишетмәүчеләр, акыллары булып та, уйларга теләмәүчеләр (Коръән. 7:179). Калебендә иманы булган кеше өчен иртән аткан таңда да, бөтен җирне җылы нурлары белән назлый торган кояшта да, ай һәм йолдызлар йөрешендә дә гыйбрәтләр бар. Башкалардан аермалы буларак, мөселман һәр нәрсәдә иң элек аның ясаучысын күрә. Бүген тере Пикассоны да, Леонардо да Винчины да күрү мөмкин түгел, алар күптән дөнья куйганнар. Әмма калдырган гаҗәеп картиналары аша без аларның уй-кичерешләрен дә, кабатланмаслык сәләтләрен дә күрәбез. Шуңа күрә без яшәгән галәм аның Бөек Хуҗасы турында сөйләүче битләре ачык зур китаптыр. Ул китапны уку өчен аерым телләр белү дә, аерым белем дәрәҗәләренә ирешү дә шарт түгел. Чүлдә сарык көтүче бәдәви дә, зур уку йортында сабак бирүче профессор да үзенекен укый. Ә инде кәрәзләрдә, йомырка кабыкларында Аллаһ исеменә охшаш сызыклар пәйда булу, болытларның кыяфәтләре гарәп сүзләре кебек күренүләр гадәти нәрсә. Алардан зур могҗизалар күрүдә артык зур файдалар юк. Менә кәрәзнең катлаулы ясалышы, умарта кортларының анда бал җыеп, мөһерләп безгә әзерләп бирүләре гаҗәеп нәрсә. Кечкенә йомырка эчендә кошчыкның пәйда булуы, аның ясалуы, аннан шул кабыкны ватып тышка чыгуы – чын могҗиза.
Читайте нас в