+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 октябрь 2019, 08:59

Октябрь

Октябрь – көзнең икенче ае. Халык телендә бу мизгел “Кара көз” дип тә йөртелә. “Карача килми көз булмас” дигән әйтем дә бар. Табигать сарылы-кызыллы күлмәген киде, бакчаларда яшелчә-җимешләр, кырларда игеннәр җыелды, урамнар-юллар пычрак, баткак. Күпчелек көннәр болытлы, томанлы.

Октябрь – календарьда унынчы ай. Ә марттан башлана торган элекке календарьда ул сигезенче ай булган. Аның исеме дә латинча “сигез” (окто) сүзеннән. Татар халкы­ның җирле календаренда октябрь озак вакытлар “чөк ае” дигән исем йөрткән. Соңрак аны “келәү ае” дип атый башлаганнар. Чөнки элекке болгар телендәге “чөк” шул ук келәүне (теләү) аңлаткан. Бу ай борынгы бабалары­быз­ның мәҗүси аллаларга дога-теләкләр багышлау, корбан китерү ае бул­ган.

Октябрьнең уннарында үсемлекләр үсүдән туктала. Тәүлеклек температура плюс 5тән дә түбәнрәк төшә, ә ай азагында 0 градустан түбә­нәя, кайбер елларда октябрь суыклары 20-25 градуска җитә.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: