+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 октябрь 2019, 16:04

Музыкантларга кабул итү

1 октябрьдә, халыкара музыка көнендә Балалар сәнгать мәктәбендә "Музыкантларга кабул итү" бәйрәме үтте.

Музыка - борынгы сәнгать төрләренең берсе. Рәсем сәнгате, театр, поэзия кебек дөньяны образлы итеп чагылдыруның бер төре.
Бәйрәмдә мәктәп тәрбияләнүчеләре башкаруында концерт номерлары яңгырады. Балалар игътибар белән алып баручы Светлана Ходакны тыңладылар. Ул кеше тормышында музыканың роле турында сөйләде hәм алар өчен зур булмаган викторина үткәрде.
- Мәктәп агымдагы елда 72 укучыларны түбәндәге сәнгать төрләре: фортепиано, баян, гитара, курай, ялгыз җырлау, хорда җырлау, труба, саксофон, хореография сәнгате буенча кабул итте, - дип билгеләп үтте балалар сәнгать мәктәбе директоры Надежда Сайранова.
Ул барысын да бәйрәм белән котлады, әти-әниләрне hәм преподавательләрне балаларны тәрбияләүләре hәм аларны сәнгатькә өйрәтүләре өчен рәхмәтләрен белдерде. Ә беренче сыйныф укучыларына бүлeккә нота дәфтәрләре тапшырды.
Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: