+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 октябрь 2019, 09:27

Смартфон аркасында тагы да бер баланың гомере өзелә

Соңгы вакытта гаджет, смартфоннар безнең тормышыбызның аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Без аларны кайда гына кулланмыйбыз.

Good Times хәбәр итүенчә, иртән әнисе14 яшьлек кызын уятырга бүлмәсенә керә, тик кыз уянмый. Коты очкан әти белән әни кызны тиз арада дәваханәгә күтәреп бара. Табиблар аны ток сукканын белдерә.


Үсмернең караватында телефонга зарядник яткан. Ул телефонга тоташтырылган, тик телефон зарядкаланмаган. Кабельне смартфонга тоташтырыла торган өлеше янган булган. Менә шуның аркасында кызны ток суккан да инде.

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: