+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 октябрь 2019, 12:28

Изге эшләрегез өчен рәхмәт сезгә, укытучылар!

Укытучылар көне - бу бәйрәм җитди һәм ягымлы, сабыр һәм игътибарлы, акыллы остазлар һәм яхшы дусларның бәйрәме.

Укытучы... Бу сүзгә зур мәгънә салынган. Гомерен балаларга багышлаган педагог белем иленә ишекләр ачарга, кеше тәрбияләргә тиеш.

Мәктәп еллары hәрбер кеше күңелендә якты, матур хатирәләр калдыра. Беренче кыңгыраудан алып чыгарылыш балына кадәр безне педагоглар үз канатлары астында кадерләп йөретәләр. Нәкъ бу елларда яшь буыннарның язмышлары хәл ителә, район hәм республика иминлегенә уңышлы хезмәт нигезләре салына.

Бу бәйрәм көнендә без сезгә иҗади эзләнүләр, сабырлык, сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет, иминлек, яхшы укучылар телибез.

Ләйсән Вәлиуллина.
Читайте нас: