+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 октябрь 2019, 11:21

Янгын турында хәбәр итүче җиһаз бушлай бирелә

55 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче кешеләр республика бюджеты исәбенә янгын турында искәртү җиһазы алачак.

Янгында 96 процент очракта кешеләр ут-ялкыннан түгел, яну продуктлары белән агуланып үлә. Менә шунда инде төтен чыгу турында кычкыртып хәбәр бирүче җиһазлар ярдәмгә килә.


2016 елдан Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты тарафыннан аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрне һәм социаль хәвефле хәлдә булган гаиләләрне республика бюджеты исәбенә янгын турында хәбәр итүче җиһазлар белән тәэмин итү оештырылган иде. 2018 елдан әлеге исемлек "2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала туган гаиләләр" категориясе белән тулыланды.


Янгында кешеләр һәлак булу статистикасын анализлаганда шул аермачык: бу очракларның 61 процентында 55 яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләр янып үлә.


Шушы уңайдан 2019 елның 26 сентябрендә республика Башлыгы Указ чыгарды, аңа ярашлы, 55 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар бюджет исәбенә янгын турында искәртүче җиһазлар алуга хокуклы. Аны республиканың Янгынга каршы хезмәтенең Янгыннарны кисәтү үзәге хезмәткәрләре таратачак.


Бүген республика бюджеты исәбенә 90 меңнән артык янгын турында хәбәр итүче җиһаз куелган. Алар эшләп китү нәтиҗәсендә 290 кешенең гомере саклап калынган, шуларның 126сы - балалар.


Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан расланган 2024 елга кадәр республиканы социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турындагы Указга ярашлы, янгын турында хәбәр итүче җиһазлар белән республика бюджеты исәбенә тәэмин ителгән гаиләләр саны 2024 елга 200 меңгә җитәргә тиеш.


Республикада яшәүчеләр әлеге җиһазны үзләре дә алып куя ала. Алар махсуслашкан кибетләрдә сатыла. Бәясе 250 сумнан башлана.
Читайте нас: