+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 октябрь 2019, 11:46

Театр - серле әкият дөньясы

Ул матурлык, әхлакый тәрбия дәресе. Дәрес ни кадәр бай, тулы, тирән мәгънәле булса - балаларның күңелләре дә шулкадәр матурлык хисе белән тулылана.

Мәктәпкәчә балалар тәрбияләү учреждениеләрендә театр сәнгате эстетик тәрбия бирү төренең төп куллану чараларының берсе булып тора. Чөнки театраль күренешләрне уйнау балаларның сөйләм телен баета, игътибарын арттыра, кечкенә коллективта дуслык җепләре ныгый. Әкият персонажын күрсәтү өчен бала тавышын гына үзгәртеп калмый, шулай ук пластика, мимиканы да куллана.
Кыргыз-Миякә авылының "Каенкай" балалар бакчасында һәр чара, һәр бәйрәм - театрлаштырылган күренеш. Аның геройлары - балалар. Агымдагы ел Русиядә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан балалар бакчасында "Театр айлыгы" булды. Һәр төркем үзенең театрга багышланган чыгышын тәкъдим итте.
Урта төркемдә тәрбияләнүчеләр "У Минешьки в гостях", "Цыпленок, который хотел вырости" дигән әкиятләрне сәхнәләштерде.
Өлкән төркемгә йөрүчеләрнең "Красная шапочка", " Заячья избушка" дигән әкиятләрен театр сәючеләр бигрәк тә яратып карадылар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеменә йөрүче балаларның "Лесная школа", "Кошкин дом" әкиятләре беркемне дә битараф калдырмады.
Театр айлыгы гөрләп үтте. Балалар бер көнне артист булып уйнасалар, икенче көнне тамашачы ролендә башка төркемдәгеләрнең чыгышын карадылар. Балалар шулай ук театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә үзләштерде.
Бу чара бакча хезмәткәрләрен, балаларны, ата-аналарны тагын да ныграк дуслаштырды. Тәрбиячеләр, музыкаль җитәкчеләр балалар белән репетицияләр ясаганда, ата-аналар декарацияләр, костюмнар әзерләүдә бик зур ярдәм күрсәттеләр. Яшь артистларның оста уйнавы, күренешләрнең матур декорация белән бизәлеше, күз явын алырдай костюмнар, музыкаль яктан бизәлгән театр күренешләре барысының да күңеленә хуш килде.
Театр айлыгы, матурлык белән очрашу, балаларга күпме шатлык, яхшы кәеф бүләк итте. Бу айлыкка нәтиҗә ясаганда без, "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре, музыка җитәкчеләре, театрның балалар тәрбияләүдә нинди зур көчкә ия булганына тагын да ныграк инандык.
Альбина Рәхимкулова. Кыргыз-Миякә авылы.
Читайте нас: