+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 октябрь 2019, 14:55

Районка hәрвакыт сезнең белән

5 октябрьдә, Бөтенхалык подписка көнендә, Миякә мәгълүмат үзәге - «Башкортстан Республикасы» Нәшрият йорты БР ДУП филиалы тарафыннан Садовый авылында күчмә Абунәче көне оештырылды.

Авылның мәдәният йорты фойесында үткән еллардагы гәзитләрнең подшивкасы hәм күптән түгел генә башкорт, рус hәм татар телләрендә чыккан район гәзитләре тәкъдим ителде, «Тукта әле, мизгел» сериясеннән кызыклы фоторәсемнәрдән стенд куелган иде. Авыл кешеләре үзләренең бар эшләрен калдырып, бу чарага килделәр hәм яраткан район гәзитенә тугры булуларын күрсәттеләр.
Редакция хезмәткәрләре гәзит эшенә багышланган төрле конкурслар, викториналар үткәрде: беренче район гәзите кайчан hәм нинди исем белән чыккан, хәзер нинди исемнәр hәм нинди телләрдә чыга, hөнәри таләпләргә ярашлы коллективның эш үзенчәлекләре турында сорауларга җавап бирделәр. Тагын да материалларны хәзерләү, гәзит битләрен версткалау, район гәзитен бастыру hәм тарату мәсьәләләренә сораулар кызыклы булды.
Шуны да куанып билгеләп үтәсе килә, әйтелгән сорауларга җаваплар яңгырап торды. Беренче җавап бирүче кешеләргә призлар бирелде. Биредә мәктәп укучылары да калышмады, алар безнең сорауларга яхшы, төгәл итеп җавап бирделәр, димәк алар да безнең гәзитебезне карыйлар, укыйлар яки зурлардан ишеткәннәр.
Садовый авылы кешеләре hәм гәзит хезмәткәрләре белән әңгәмә җылы, дустанә мохиттә үтте. Алар бергәләшеп район гәзите турында фикер алыштылар, укымлы, кызыклы мәкаләләр турында белдерделәр, киләчәктә нәрсәләр күрергә теләүләрен әйттеләр. Күпләре кызыксынып үткән еллардагы гәзитләрне укыды.
Садовый авылының почта бүлеге начальнигы Минзилә Вәлиәхмәтова җитәкчелеге астында эшләүче Садовый, Чатай-Бөрҗән авылларының почтальоннары Лилия Гәрәева, Фәния Вәлиеваларның эше турында авыл кешеләре матур, җылы эчтәлекле сүзләр әйттеләр. Алар hәрвакыт почтаны вакытында алып киләләр, актив рәвештә подписка кампаниясе алып баралар. Һәм бу көнне алар 11 кешене район гәзитенә яздырды.
- Без район гәзитен яратабыз. Аннан без районда үткән чаралар, вакыйгалар, кызыклы кешеләр иҗаты, хезмәт кешеләре, мәдәният яңалыклары турында беләбез. Шушы үткән еллар гәзитләренең подшивкалары саклануы бик яхшы. Бүген мин әниемнең язган мәкаләләрен таптым, ул күп еллар район гәзитенең авыл хәбәрчесе булды.. Сезгә «үткәннәр» белән очраштыруыгыз өчен зур рәхмәт. Безнең район гәзитебезнең чәчәк атуын, ә хезмәткәрләргә уңышлар hәм иҗади идеяләр телим, дип изге теләкләрен белдерде Ильмира Нәсимова.
- Безнең гаилә күп еллар районканың тугры дусты. Бу hәр кешегә якын гәзит. Республика hәм русия гәзит-журналлары белән беррәттән без hәрвакыт даими район гәзитенә язылабыз. Бу иҗтимагый-сәяси гәзит район тормышы турында төрле яклы мәгълүмат бирә, биредә кызыклы кичәләр, район производствосы hәм авыл хуҗалыгы турында яңалыклар, Программалар hәм проектлар эше турында мәгълүматлар бар. Без hәрвакыт гәзиткә язылачакбыз, дип сөйләде Аксеново авыл хуҗалыгы преподавателе, авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Зәки Сафаров.
Район гәзите турында матур сүзләрдән соң Зәки Фәткулла улы барлык җыелучыларга музыкаль сәлам тапшырды, матур итеп татар җырын башкарды.
Бу көнне район гәзитенә язылган кешеләр призлар алды. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнир Миhранов башкаруындагы бию көйләре барысының да кәефен күтәрде, җыелучылар биергә төште.
Татьяна Семенко.
Читайте нас: