+11 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
9 Октября 2019, 03:59

Владимир Путин Америка астронавтын нигә бүләкләде

Русия Президенты Владимир Путин Америка астронавты Ник Хейгты Батырлык ордены белән бүләкләде. Тиешле Указ хокукый мәгълүматларның рәсми порталында дөнья күрде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәгълүм булуынча, Ник Хейг былтыр 11 октябрдә Русия космонавты Алексей Овчинин белән “Союз МС-10” корабында МКСка юлланган иде. Әмма очышның өченче минутында “Союз-ФГ” ракетасының һәлакәткә очравы аркасында компьютер экипаж утырган аппаратны атып төшерергә команда бирде. Космонавлар старттан ерак түгел җиргә имин-аман төшеп җитте.


Бүләкләү турындагы документта билгеләвенчә, Америка астронавтына награда “гадәттән тыш шартларда гомерен хәвеф астына куеп, хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы һәм югары профессионализмы өчен” тапшырыла.

#ВладимирПутин
Читайте нас