+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 октябрь 2019, 13:57

Вокзалларда бәдрәфкә бушка керәчәкбез!

1 гыйнвардан илнең 344 вокзалында бәдрәфләр түләүсезгә әйләнәчәк.

Тимер юл вокзаллары дирекциясеннән хәбәр итүләренчә, бу карарны кабул итүгә санитар бүлмәләр хезмәтләрен түләүсез нигезгә күчерү кирәклеге турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләр йогынты ясаган.


Хәзерге вакытта, керүчеләр өчен чисталыкны һәм уңайлылыкны тәэмин итү өчен җыештыру чараларын үткәрүнең индивидуаль технологик карталары эшләнә, чөнки санитар бүлмәләргә йөкләнеш күбрәк булачак. Моннан тыш, хаҗәтханәләрне модернизацияләү планы буенча, киләсе ел башына кадәр вокзаллардагы 67 бүлмәдә җиһазлар, вентиляция һәм яктырту системаларын алыштыру планлаштырыла.


Хәзер бәдрәфкә бер сәгать элек килгән яки хәзер станциядә туктап торган, яисә якындагы өч сәгать эчендә кузгалачак поездга билет күрсәтелгән очракта гына бушлай эләгергә мөмкин. Вокзал санузелына түләмичә керергә хокуклы льготниклар исемлеге дә бар.
Читайте нас: