+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 октябрь 2019, 14:41

14 октябрьдән телевидение санлы форматка күчә

14 октябрьдән санлы телевидениегә күчәбез – сәгать 12дән аналог форматында караган тапшыруларны карап булмаячаҡ– экранда язу һәм телефон саннары гына булачак.

2012 елга кадәрге телевизорларның күбесенә DVB– Т2 стандарты көйләнмәгән. Иске телевизорларга стандартлы приставка(20 каналлы күрсәтә) куерга кирәк. Антенна дециметрлы булырга тиеш. Приставкаларның уртача хакы – 1000 сум. Ул, халыкка уңайлы булсын өчен, почта бүлекчәләрендә сатылачак. Әгәр дә бу приставканы көйли алмыйсыз икән, колл-центрга(тел.88003470055) шалтыратып, волонтерларны ярдәмгә чакыра аласыз. Алар сезгә бушлай приставканы куеп бирәчәк.

Әйткәндәй, санлы телевидениедә БЮТ каналы да бар.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: