+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 октябрь 2019, 14:34

Радий Хәбиров "Алтын көз" күргәзмәсендә

9 октябрьдә Мәскәүдә "Алтын көз" XXI Русия агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен оештыра торган экспозиция агросәнәгать комплексы атнасының иң зур вакыйгаларының берсе булып тора, ул быел 4-13 октябрьдә уза.

Күргәзмә эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге делегация катнаша. Эшлекле программа кысаларында ул экспозицияне карады, анда катнашучылар – төбәкләр һәм предприятиеләр стендлары белән танышты.

Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Алтын көз» мәйданчыгында булды. Ул экспозицияне ачу тантанасында чыгыш ясады һәм илнең иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

– "Алтын көз" - агросәнәгать комплексы атнасының төп вакыйгаларының берсе. Әмма мондый зур күләмле атнаны без беренче тапкыр уздырабыз. Төрле мәйданчыкларда тармак профессионаллары өчен дә, башкала халкы һәм кунаклары өчен дә чаралар уза, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.

Күргәзмәне карау барышында Дмитрий Медведев үзенең урынбасары Алексей Гордеев һәм авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән бергә Башкортстан Республикасы стендын карадылар, анда төбәкнең инвестицион потенциалы, шулай ук тармак үсешенең төп юнәлешләре һәм иң эре проектлар белән таныштылар.

Радий Хәбиров Русия Хөкүмәте Рәисенә аграр тармакны үстерүнең максатчан күрсәткечләре һәм ярдәм чаралары турында сөйләде, аерым алганда, төбәктә кооперацияне киңәйтү һәм кооперативлар тарафыннан җитештерелә торган продукция күләмнәрен арттыру турында хәбәр итте.

2024 елга аларның санын төбәктә хәзерге 106дан 500 берәмлеккә кадәр арттыру планлаштырыла. Гомумән алганда, Башкортстан Башлыгының «сентябрь указы" белән агросәнәгать секторы эшенең төп юнәлешләре билгеләнгән.
Читайте нас: