+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 октябрь 2019, 15:17

Санкт-Петербургта – Башкортстан көннәре

Башкортстанның 100 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм чаралары республикада гына түгел, ә Русиянең башка төбәкләрендә дә оештырыла.

9-12 октябрьдә Санкт-Петербургта Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре үтә. Программа бик бай: осталык дәресләре, белем бирүче семинарлар, лекцияләр, студентлар һәм башкорт җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашулар, күргәзмәләр, сәнгәт осталары концерты.


Өч көн буе балалар һәм өлкәннәр өчен осталык дәресләре Санкт-Петербург Милләтләр йортында үтәчәк. Халык вокалы буенча дәресләрне Башкортстанның халык артисты Тәнзилә Үзәнбаева оештырачак. Шунда ук Айназ Низаметдинов курайда, кубызда уйнарга өйрәтәчәк. Башкорт халыҡ биюләрен яратучылар өчен осталык дәресләре М. Горький исемендәге мәдәният йортында үтәчәк. Теләгәннәргә Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназия-интернатының “Ак йолдыз” бию ансамбле җитәкчесе Әнвәр Шафыйков бию нечкәлекләренә өйрәтәчәк.


Республика көнендә аеруча бай программа көтә. Чаралар Санкт-Петербург Тау университетына нигез салган Исмәгыйль Тасыймовның хәтер тактасына, Пискарев мемориаль комплексында урнашкан “Ленинград шәһәрен батырларча яклаган Башкортстан хәрбиләренә” хәтер плитәсенә чәчкә салудан башланачак.


Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аетколова җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясы Санкт-Петербург дәүләт университетына һәм Ленинград өлкәсенең Дуслык йортына барачак.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: