+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 октябрь 2019, 14:26

“Сез – Башкортстанның алтын фонды!”

Республика көне алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер төркем хезмәт алднгыларына Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантана Уфада Авыл хуҗалыгы министр­лыгының Колонналар залында узды. Барлыгы 62 кеше бүләкләнде: аларга орден, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, мактаулы исемнәр тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында төрле тармак: сәнәгать, төзелеш, энергетика, элемтә, дәүләт хезмәте, сәүдә, социаль өлкә, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният һәм сәнгать, матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары, физкультура һәм спорт өлкәсе вәкилләре бар иде.
— Сезнең һәрберегез — безнең горур­лыгыбыз һәм иминлек чыганагы, респуб­ликабызның алтын фонды, — диде Радий Хәбиров. — Мәсәлән, Рәзиф Әбелкарам улы Рәпиевны җиңел атлетика буенча СССР җыелма командасы табибы буларак та күпләр яхшы хәтерли. Сез, Рәзиф Әбелкарамович, шулай ук классик грек-рим көрәшенә дә кураторлык иттегез. Җыелма команда өчен табибның нинди әһәмияткә ия булуын барлык спортчылар да яхшы белә. Ул, мөгаен — командада иң мөһим кеше. Зур рәхмәт сезгә! Бүген без шулай ук “Нефтекамскстройзаказчик” муниципаль предприятиесе директоры Владимир Борисович Громовны да хөрмәтлибез. Сезгә һәм Сезнең төзелеш оешмасы коллективына аерым рәхмәт белдерәм. Сез бүген — Нефтекама шәһәрендә алданган өлешчеләр проблемасын хәл итүдә төп ярдәмчеләребез. Шушы көннәрдә сезнең шәһәрдә ике йорт тапшырылды. 139 гаилә аларга урнашты, алар шатланып яши һәм рәхмәт укый.
Ул шулай ук рәссам, заманча реализмның якты вәкиле Рәшит Хәбировка, танылган галим, башкорт әдәбияты тарихы өлкәсендә белгеч Гыйниятулла Кунафинга, илнең иң яхшы офтальмологы, Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтының балалар микро­хирургиясе бүлеге мөдире Илдар Зәйдуллинга дәүләт бүләкләре тапшырды һәм барлык җыелучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Бүләкләнүчеләр арасында “Кызыл таң” нәшрияты директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та бар иде. Аңа Русия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы тапшырылды.
— Без — журналистлар күпмилләтле рес­публикада төрле телләрдә язабыз, сөйлибез, күрсәтәбез, — диде Фаил Камил улы. — Әмма без — бер команда. Без барыбыз да бер булып туган Башкортстан өчен эшлибез. Ә Русия Президентының бүгенге бүләген без республика матбугатының, милли матбугатның ил күләмендәге абруе югары булу белән бәйлибез. Аның Башкортстанның 100 еллыгын билгеләгән вакытта, Республика көне алдыннан тапшырылуында олы мәгънә бар дип исәплибез.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/sez-bashkortstanny-altyn-fondy-/
Читайте нас: