+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 октябрь 2019, 09:18

Владимир Путин Иминлек советы киңәшмәсе үткәрде

Русия Президенты Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә үткәрде.

Анда Сүрия Гарәп Республикасының төньяк-көнчыгышында хәлнең кискенләшүе турында фикер алыштылар. Шулай ук Сүрия Конституцион комитеты эше башлану уңаеннан фикер алыштылар.

Киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, бу этапта Сүриядә тыныч көйләүләргә каршылык тудырырга сәләтле нинди дә булса гамәлләрне булдырмаска кирәк.

Моннан тыш, киңәшмәдә Русиядәге агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек советы Секретаре Николай Патрушев, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Президентның табигать саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнаштылар.

#ВладимирПутин
Читайте нас: