– Мин сезгә үз эшегезнең темпын киметмәвегезне һәм бу югары вазыйфада сайлау алды кампаниясе чорындагы кебек үк нәтиҗәле эшләвегезне телим. Чөнки хәзер үзегезгә ышанып тапшырылган территорияләрдәге гражданнарга карата сезнең телдән яңгыратылган вәгъдәләрегезне үтәү өчен киеренке эшләргә кирәк, – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. – Һәм иң мөһиме -- даими тормыш пульсын, кешеләрнең ни көтүен һәм бу өметләрне аклау өчен нәрсә эшләвегезне ничек кабул итүләрен тою. Менә бу бик мөһим нәрсә.