+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 октябрь 2019, 20:08

Радий Хәбиров күчмә "Хакимият башлыгы сәгате” үткәрде

Мондый формат республика җитәкчесенең эш сәфәрендә беренче тапкыр кулланыла.

Стәрлебаш районы буенча эш сәфәре ахырында Радий Хәбиров күчмә “Хакимият башлыгы сәгате" уздырды. Аның барышында ул район җитәкчесе белән муниципалитеттагы хәлләрне һәм якындагы планнар турында фикер алышты. Мондый формат республика җитәкчесенең эш сәфәрендә беренче тапкыр кулланыла.
27 августта район җитәкчесе итеп сайланган Рөстәм Рахманкулов беренче эш итеп районның барлык торак пунктларда булуы, гражданнар җыеннары үткәрүе, аларны борчыган проблемаларны белүе турында сөйләде. Район халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итү буенча реестр формалаштырылган һәм юл картасы эшләнгән.
Стәрлебаш районы башлыгы шулай ук урып-җыю нәтиҗәләре турында сөйләде, “Хакимият башлыгы сәгате” вакытында Радий Хәбиров караган объектлар буенча да мәсьәләләрне тикшерелде.
— Районга ярдәм итәчәкбез, стәрлебашлылар хезмәт сөючәнлекләре белән аерылып тора. Монда, әлбәттә, проблемалар күп, төп мәсьәләләрнең берсе — эш урыннары. Барлык мәсьәләләрне этаплап хәл итәчәкбез, — диде Радий Хәбиров.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/radiy-kh-birov-k-chm-khakimiyat-bashlygy-s-gate-tk-rde/
Читайте нас: