+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 октябрь 2019, 20:47

Стәрлебашта яшь табиблар фатирлы булачак

Моның өчен элекке поликлиника бинасын үзгәртеп корачаклар.

Стәрлебаш авылының үзәк район дәваханәсе ихатасында 1968 елда төзелгән элекке поликлиниканың ике катлы бинасы да бар. Республика җитәкчесе белән очрашу вакытында дәваханәнең баш табибы Илшат Яппаров әлеге бинаны үзгәртеп кору һәм уку йортларын тәмамлаганнан соң районга кайткан яшь медицина белгечләре өчен 12 фатир төзү планлаштырылуы турында сөйләде. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен якынча 10 миллион сум кирәк булачак. Радий Хәбиров бу эшне хуплавын белдерде.
Дәваханәдә төбәк Башлыгы яшь табиблар белән сөйләште, эш шартлары белән кызыксынды.
— Республикада тар белгечләргә финанс ярдәм күрсәтү буенча программа гамәлдә булуын тагын бер кат искә төшереп үтәсем килә. Аңа 125 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Мондый мөмкинлекләрдән файдаланыгыз, — диде Радий Хәбиров.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/st-rlebashta-yash-tabiblar-fatirly-bulachak/
Читайте нас: