+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 октябрь 2019, 20:51

Уфа педагогы җиңү яулады

Кирилл Котков “Идел буе федераль округының иң яхшы яшь укытучысы” исеменә лаек булды.

Уфа радиоэлектроника, телекоммуникация һәм хәвефсезлек колледжы преподавателе Кирилл Котков “Идел буе федераль округының иң яхшы яшь укытучысы” төбәкара конкурсында җиңүче исемен яулады. Бу хакта төбәк Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурста катнашучылар — Идел буе федераль округы һөнәри белем бирү оешмаларының яшь педагоглары. Алар ярышта федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү шартларында уку дәресләренең инновацион формалары һәм ысуллары буенча белемнәрен күрсәтте. Бәйгенең зона этабында сигез педагог көч сынашты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/ufa-pedagogy-i-yaulady/
Читайте нас: