+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 октябрь 2019, 17:21

Кан тамырларын нинди ризыклар чистарта?

Кан тамырлары - кешенең яшәеш, тормыш артерияләре.

Аларны чистарта торган ризыкларны беләсезме? Бу максаттан L-аргинин матдәсе булган продуктлар кирәк, дип яза "Российская газета". Мәсәлән, кош ите.
Икенче урында - сөләйман (лосось) балыгы. Ул борчак, ногыт борчагы һәм яшел үсемлекләр булганда яхшырак үзләштерелә.
Химик токсиннарны организмнан чыгаруда кәбестә булыша.
Кан тамырларына утырган шлаклардан сарымсак чистарта. Аны чи килеш ашасаң яхшы. Анар (гранат) сутын ел дәвамында кулланган очракта кан тамырларына утырган шлаклар 30 процентка кими, дип яза гәзит.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/kan-tamyrlaryn-nindi-rizyklar-chistarta/
Читайте нас: