+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 октябрь 2019, 11:55

Мәнәвезтамакта көзге ярминкә

Кичә Мәнәвезтамак авылында көзге ярминкә булды. һава торышы бик моңсу булуына карамастан, авыл халкы мәчет каршына ярминкәгә җыелды.

Һәркем үзләре үстергән, өйләрендә булган товарларын - җиләк-җимешләрен, яшелчәләрен сатарга алып чыкты. Бал, бәрәңге, кишер, кәбестә, кызыл чөгендер күп иде, уңган хуҗабикәләр хәтта тозлы кыяр, кәбестә дә алып чыккан. Һәр кеше бик матур итеп әзерләнгәннәр. Сарык, сыер, тавык, йорт куяны итен дә алып чыккан кешеләр бар иде. Пешкән камыр ризыкларының тәмле исе үтеп баручыларны үзләренә чакырды. Яңгыр явып торса да, сатып алучылар да күп булды. Бәйрәмгә "Ахирәтләр" ансамбленең чыгышы ямь бирде, алар матур җырлар башкардылар. Бирегә килгән кешеләр алар белән биергә төштеләр хәтта. Авыл кешеләре бер-берсе белән сөйләшеп, сарык, сыер сатам, дип әйтүчеләр дә булды.

Бу чараны авыл советы авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Рәшит Әнвәр улы оештырды. Аңа кешеләр бар халык исеменнән рәхмәтләрен белдерәләр.

Римма Шамуратова.
Читайте нас: