+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 октябрь 2019, 12:29

Светлана Насыйрова-Сөләймановадан тәмле ризык

Һәвәскәр җырчы, танылган телерадиожурналист, җор сүзле шагыйрә Светлана Насыйрова-Сөләймановадан тәмле азык тәкъдим итәбез.

“Тунлы” ит

Түбәндәге ингредиентларны катлы-катлы итеп табага салырга. Иң беренче табаны майлап, фаршны җәеп, азак теләк буенча каз мае да салырга була. Артабан түгәрәкләп туралган суган, эре кыргычтан үткәрелгән бәрәңге, шундый ук кабак салырга. Тоз, борыч, тәмләткечләр сипкәч, иң өскә сырны кыргычтан үткәреп, каймак белән майонезга бутап сыларга. Табынга биргәндә матур булсын өчен өчен укроп, петрушка, селдерей яфраклары, түгә­рәкләп туралган помидор белән бизәргә. Ингре­диентларны, гаиләгезнең яки кунакларыгызның санына карап, үзегез чамалап алыгыз.

Пешергәндә өсте көймәсен өчен кургаш ябып торыгыз, 180 – 200 градуслы мичтә 50 минут тирәсе пешә. Әзер булырга 15 минут тирә­се калгач, кургашын алырга.

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: