+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 октябрь 2019, 10:24

“Дуслык бизәге” фестивале

Конгресс-холлның концерт залында, Башкортстан халыкларының милли мәдәниятен чагылдырган балалар фестиваленең гала -концерты булып үтте.

Әлеге фестиваль, 2008 елдан бирле үткәрелә. Мәдәни чара Республиканың 100 еллыгына арналган иде. Фестиваль барышында, 100 дән артык балалар иҗади коллективларының, 1500дән артык сәләтле балаларының чыгышы каралды. Фестиваль кысаларында, “Милли палитра” дип исемләнгән, Уфа якшәмбе мәктәпләренең 9 экспозициясе оештырылды. Анда башкорт, рус, татар, украин, әрмән, чуваш, поляк, мари, немец халыкларының милли күргәзмәләре урын алды. Уфа шәһәренең беренче, икенче Татар якшәмбе мәктәпләре, Орджоникидзе районының “Дебют” татар якшәмбе мәктәбендә эшләүче педагоглар, шушы мәктәпләрдә шөгыльләнүче укучылар күргәзмә оештыруда катнашты.
Читайте нас: