+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 октябрь 2019, 10:05

"Хагибис" тайфуны

12 октябрьдә Япониягә «Хагибис» тайфуны килде.

Туктаусыз яуган яңгырлар ташкыннарга китерде.


Җил кайсы вакыт секундына 60 метрдан артык булган. Мондый көчле җил йөк машинасын аудара, агачларны, баганаларны төбе-тамыры белән йолкып ала.


3 млн кеше эвакуацияләнә. Чөнки тагы да 14 елганың ярларыннан чыгуы көтелә.


13 октябрьгә (сәг. 14:00) 26 кешенең һәлак булуы билгеле. Коткару эшләрендә 27 мең хәрбиләр һәм коткаручылар катнаша.


«Хагибис» тайфуны Япония өчен соңгы илле елда иң куркынычы булуы ихтимал.


1958 елда булган шундый ук көчле «Ида» ураганы 1200дән артык кешене һәлак итә.


Тайфунның килүе турында алдан хәбәрлар булган японнар берничә көн алдан магазин киштәләрен бушатып, икмәк, су, тукмач, газ баллоннарын сатып алып әзерләнгән. Ләкин мондый ук гарасат булыр, дип уйламаганнар...

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: