+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 октябрь 2019, 14:08

Киртәләр җимерелә...

Тиздән Уфада мөмкинлекләре чикле балаларның талантын үстерүгә юнәлтелгән проектның гала-концерты уза.

26 октябрьдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында "Киртәләрне җимереп-2019" җиденче төбәкара балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак. Әлеге проект мөмкинлекләре чикле балаларга талантын күрсәтү мөмкинлеге бирә. Жюри карары нәтиҗәсендә, быел анда иң сәләтле унбер башкаручы катнашачак.
Мәгълүм булуынча, "Киртәләрне җимереп" — сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларны иҗат аша социальләштерү, талантлы балалар эзләү һәм аларга ярдәм итү, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең уңай образын формалаштыру өчен булдырылган социаль проект. Аны оештыручылар — Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте, “Киртәләрне җимереп” социаль технологияләр үзәге.
Проект кысаларында республиканың балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре адреслы ярдәм ала. Мөмкинлекләре чикле балалар катнашлыгында күпсанлы чаралар уздырыла. Ел саен мондый балалар өчен реабилитация-тернәкләндерү эшләре алып барыла, кызыклы экскурсияләр оештырыла. Еллык комплекслы чараларның кульминациясе - шул ук исемдәге фестиваль, ул төбәкара статус алган.
Фестивальнең оештыру комитетына 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Русиянең 26 төбәге һәм бер чит илдән аерым башкаручылар һәм балалар иҗат коллективларыннан 374 гариза килгән. Бу – 2018 елда кабул ителгән гаризалар саныннан күпкә югарырак. Узган елда фестивальнең Гала-концертында катнашырга 280 башкаручы дәгъва иткән булган.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/balachak-ilend/kirt-l-r-imerel-/
Читайте нас: