+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 октябрь 2019, 22:18

Комадагы хатын, баласы елавын ишетеп, аңына килә

Чит илләрнең берсендә күптән түгел булган бу вакыйга табибларның хәтерендә озак сакланыр.

Булачак ананың сабые операция ярдәмендә туарга тиеш була. Кирәкле тикшерүләр үткәч, хатынга наркоз бирәләр. Әмма наркоз ярдәмендә оешкан кан хатынның баш миенә эләгә, һәм булачак әни комага китә.
Шулай да дөньяга сәламәт бала туа.
Хатынны төрле җирдән килгән табиблар тикшереп карый, әмма аңа ярдәм итә алучы табылмый. Бер көнне шәфкать туташы сабыйны әнисенең күкрәгенә китереп сала. Тәүдә бала әнисенең җылы тәненә сыена, бераздан кычкырып елап җибәрә. Шул вакыт хатынның бармаклары селкенә.
Зур авырлыклар белән булса да, хатын янә тулы тормыш белән яши башлый. Ана белән бала арасындагы бәйләнеш, чыннан да, зур көчкә ия.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/komadagy-khatyn-balasy-elavyn-ishetep-a-yna-kil/
Читайте нас: